ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 15 декабрендә «Балаларга - имин юл» IV Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Ул - юл хәрәкәтендә катнашучыларның социаль җаваплылыгын формалаштыру максатыннан төзелгән балалар һәм гаилә иҗат проектлары конкурсы.

«Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны һәм яшьләрне дистанцион укыту теориясе һәм практикасы» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли интернет-конференциясенә чакырабыз.

17-18 декабрьдә Россия Мәгариф министрлыгы "Яшь профессионаллар" XIV Халыкара конгресс уздырачак. Ул катнаш форматта узачак, катнашучылар чарага онлайн-форматта да  кушыла алачак.

14 декабрьдә ТР Мәгарифне үстерү институты Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе белән берлектә “PRO.спорт” брифингы үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы, КФУның атказанган профессоры Александр Коновалов белән очрашты. Казан галиме, органик химия өлкәсендә күренекле өлеш керткәне өчен В.В. Марковников исемендәге Халыкара премиянең беренче лауреаты булды.

Татарстан укучылары Юл хәрәкәте иминлеге темасына Бөтенроссия тестында катнашачак. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

30 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Казан шәһәре гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныфларында белем алучы 3 300 кече мәктәп яшендәге балалар өчен (7-9 яшь) сыгылмалы күнекмәләргә өйрәтү буенча (Soft Skills) мәгълүмати-уен курсы дәресләре үткәрелде.

Казан университетын тәмамлаган Шамил Идиатуллин “Большая книга” илкүләм әдәби премиясенә лаек булды. Язучы бүләкне Мәскәүдә премиянең 15 нче сезонына йомгак ясау кысаларында алган. “Бывшая Ленина” романы өчен аңа өченче урын бирелде.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Татарстанда әйдәп баручы мәктәпләр ассоциациясен төзергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.


15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 15 декабрьдә, Казанда Республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәгендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  коллегиясе утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International