21-23 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган - чуаш, удмурт, мари һәм мордва телләре һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы йомгаклау этабы узачак.
5,5 мең бала өчен мастер-класслар, уеннар һәм экскурсияләр белән бай программа әзерләнгән.
3-14 декабрь көннәрендә “Имин көпчәк-2020” хәрәкәте яшь инспекторларының Бөтенроссия конкурсы булып узды.
Әгерҗенең 7нче «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында «Балалар бакчасында инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру. Методлар һәм алымнар» дигән темага районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен семинар узды.
Яңа квадрокоптерлар, лего конструкторлары, робототехника, тормыш иминлеге нигезләре кабинеты өчен кеше манекены һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә өйрәнү өчен макетлар — болар барысы да мәктәпнең матди-техник базасын тулыландырды. Тиздән 3D-принтер һәм виртуаль чынбарлык күзлекләре килүе көтелә.
Иртәгә Иннополис университетының биш көнлек фән һәм техника онлайн-фестивале старт ала. Фестивальдә катнашу - бушлай. Чарага https://prostofestival.ru/ сайтында теркәлергә мөмкин.
14 декабрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә "Урбанистика һәм шәһәр төзелеше" дигән яңа тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.
2021 елның 3 гыйнварыннан 10 гыйнварына кадәр төгәл һәм табигый фәннәрне өйрәнү белән кызыксынучы 7-11 сыйныф укучылары МФТИның кышкы олимпиада мәктәбендә катнаша алачак.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләсе елдан балалар бакчаларында ата-аналар түләве артуының сәбәбен аңлатты. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы #ТатарстанОнлайн программасында әйтте.
Татарстанда дистанцион укуга күчәргә җыенмыйлар. Бу хакта бүген ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин #ТатарстанОнлайн программасында белдерде.