"Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" берлеге экспертлары АСИ һәм "2035 университеты" белән берлектә киләчәкнең профиль стандартлары инде хәзер эшләнергә һәм кертелергә тиешле топ-8 һөнәрләрен атады.
Татарстан җыелма командасы инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2020» VI Милли чемпионатында икенче урын яулады.
Россиядә мәктәп укучылары өчен "Имин юллар" онлайн-олимпиадасы старт алды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан мәктәпләрендә укучылар өчен ачык дәресләр оештырылды, аларда 209 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысы катнашты.
26 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессында 2021/2022 уку елында ТР югары уку йортларына кабул итү кампаниясе үзенчәлекләре турында видеоконференция узды. Видеоконференциядә Казан югары уку йортларының кабул итү комиссиясе әгъзалары, төбәк милли-мәдәни мохтариятләре вәкилләре, этномәдәни компонентлы мәктәп директорлары, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков катнашты.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрдә сыйфатлы, сәламәт һәм баланслы кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру буенча масштаблы эше кысаларында 1 һәм 2 декабрьдә Саранскида (Мордовия Республикасы) Бөтенроссия конференциясе узачак, анда мәктәптә туклану системасын камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
30 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә «Зур тәнәфес» Бөтенроссия ачык дәресе узачак.
26-28 ноябрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә кадет мәктәпләре һәм интернат-мәктәпләренең 7-11 нче сыйныф укучылары арасында математика буенча олимпиада булды.
Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча оештырыла.
Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт унберенче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасының яңа расписаниесен раслады. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Лаеш районында Лаеш техник-икътисад техникумының 60 еллыгына багышланган чара узды.