Кичә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко булды.
Татарстанда респиратор авырулар аркасында 10 мәктәптә 14 сыйныф карантинга ябылган.
Татарстанның «Гражданнарга социаль ярдәм» федераль программасында катнашуы 2019 елда ятим балалар өчен 309 фатир сатып алырга мөмкинлек бирде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 17 нче утырышында хәбәр итте.
Идел буе спорт академиясендә 2020/21 сезонында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионатының «Туроператорлык эшчәнлеге» компетенциясе буенча төбәк этабы старт алды.
В. Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе базасында робототехника буенча ярышлар узды. Чарада 4 команда — бистәнең үзәк мәктәпләре укучылары катнашты.
24-26 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары арасында җәмгыять белеме буенча “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!" дип исемләнгән олимпиада узды.
Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты турында карар яңа елга кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев «Интерфакс» порталына.
Татарстанда һәр мәктәптә юнармия отрядының үз байрагы булачак. Байракларда уку йорты һәм отряд исемен йөрткән кешенең исеме турында мәгълүматлар күрсәтеләчәк.
24 ноябрьдә Казан энергетика көллиятендә Татарстан энергетика комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Электромонтаж» компетенциясе буенча III Республика тармак һөнәри осталык чемпионаты узды. Бирелгән вакыт эчендә барлык катнашучылар да конкурс биремнәрен уңышлы үтәп чыкты, нәтиҗәләр махсус белем узган сертификацияләнгән һәм квалификацияле экспертлар тарафыннан бәяләнде.
Югары Әлморза төп мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Илшат Минсафин һәм Наил Сабиров «XXI гасырның яшь техниклары» Бөтенроссия фестивалендә җиңү яуладылар.