ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

Олы Тархан урта мәктәбе укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелгән олимпиада призерлары булды. Олимпиада Татарстанда инде сигезенче ел уздырыла.


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

25 ноябрьдә Дәүләт Советында "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» дигән конкурсларда җиңүчеләрне атадылар. Иң яхшы мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырдылар.

26 ноябрьдә Татарстан Республикасы ДОСААФ төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе базасында  "ЮНАРМИЯ"  Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге слеты узачак.
 

Мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлек турында килешүләрне гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә 24 ноябрьдә Россия Федерациясе мәгариф оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен вебинар үткәрелде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 27 декабрендәге 1931/19 номерлы карары нигезендә расланган Дәүләт биреме кысаларында "Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәгариф теориясе һәм практикасы кафедрасы 26 ноябрь 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен вебинар форматында "Үсеш ноктасы" темасы буенча семинар үткәрәчәк..

2020 елның 29 ноябреннән 6 декабренә кадәр Рус географик җәмгыятенең масштаблы агарту акциясе - Географик диктант узачак.

“Җиңү” милли премиясен тапшыру тантанасы ел саен үткәрелүче Бөтенроссия патриотик форум кысаларында беренче тапкыр уздырыла. Форум 9 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә узачак.


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Югары Ослан районының Матюшино урта мәктәбе директоры Илдус Шәрәфиев А.С. Макаренко исемендәге Халыкара конкурсның II дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнде. Әлеге конкурска ул агротехнологик профильле урта гомуми белем бирү мәктәптә башлангыч һөнәри белем бирүне оештыру буенча эш тәҗрибәсен чагылдыра торган проект тәкъдим итте.

Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча оештырыла. 

Өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм» XVI Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы финалында абсолют җиңүгә Казан Авиатөзелеш районы Мәктәптән тыш эш үзәге педагогы Анна Григорьева иреште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International