ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән олимпиадаларның, интеллектуаль, иҗади конкурсларның яңартылган исемлеге проектын әзерләде.

Питрәч районы Шәле балалар бакчасында татарча курчак спектакльләре куеп, мультфильмнар төшерәләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә мәктәпкәчә белем бирү оешмасы мөдире Фәния Гомәрова сөйләде. 

24 ноябрьдә КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты мәйданчыгында ТР югары уку йортлары ректорлары Советының тантаналы утырышы узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2020 елның IV кварталында «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика конкурслары үткәрелде.


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Республикада дистанцион укытуга күчәргә җыенмыйлар.

20 ноябрь көнне Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Белем җәүһәрләре" һәм "#әдәбимарафон" дөньякүләм бәйгеләренең финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Татарстанда кече сыйныфта укучы балаларын мәктәптә тукландырудан канәгать булуын белдергән ата-аналар саны арткан. 

Шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда «Экспонатлар ни сөйли?» дигән бәйге узды. Быел анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән җиде укучы катнашты. 

3-10-нчы декабрь көннәрендә Бөтенроссия хокукый диктант узачак.

23 ноябрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" мәктәп укучылары бөтенроссия конкурсы бергәлегендә  яңа тематик  атна  башлана. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International