ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

8 декабрьдә Казан федераль университетында инглиз теле буенча диктант узачак. 

2021 елның 28 февраленә кадәр Евразия патент оешмасының 25 еллыгына багышланган "Киләчәккә караш" патент универсиадасында катнашуга гаризалар кабул ителә.

Бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары студентларын олимпиадада катнашырга чакыралар. 

Сайлап алу туры 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

22 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре укучылары арасында рус теле буенча республика олимпиадасы узды.

Татарстанда респиратор авырулар аркасында 10 мәктәптә 17 сыйныф карантинга ябылган.

РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указны имзалады. Анда Татарстанның биш вәкиле билгеләп үтелгән.


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

 Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VI илкүләм чемпионат ачылды. Татарстаннан биредә 50 компетенциядә 122 кеше катнаша.

19-22 ноябрьдә  Болгариядә информатика буенча XII Халыкара турнир узды. Ачылу тантанасы дистанцион форматта узды. 20 һәм 21 ноябрьгә планлаштырылган ярышлар шулай ук онлайн үткәрелде.

Татарстанда 134 укучы "иртәнге фильтр"дан соң дәрескә кертелмәгән. Бу хакта журналистларга республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International