ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты дәвам итә. «Кванториум» балалар технопаркы базасында яшь белгечләр берьюлы ике компетенция буенча ярышалар – «Лазер технологияләре» һәм «Нейроинтерфейсларны проектлау».

17-19 ноябрь көннәрендә махсус укыту-тәрбия учреждениеләре хезмәткәрләре өчен “Ел педагогы” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узды.

Татарстанның биология укытучылары 16 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» һәм  «Заманча мәктәп» федераль проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Мәскәү дәүләт белем бирү сәясәтен һәм мәгълүмат технологияләрен гамәлгә ашыру үзәге оештырган «Генетика» бүлеген өйрәнгәндә укучыларның табигый-фәнни грамоталылыгын формалаштыру мәсьәләләре буенча квалификациясен күтәрү буенча укуларда катнаша.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясенең авиацион кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә булды. 

Рособрнадзор 2020 елда башлангыч сыйныф укытучылары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре (мәктәп директорлары һәм директорлары урынбасарлары) компетенцияләрен бәяләү модельләрен сынап карады. Бу апробация нәтиҗәләре Рособрнадзор оештырган эксперт вебинары барышында тикшерелде.

18 ноябрьдә Казан төзелеш көллияте базасында республика һөнәри белем бирү оешмалары педагоглары өчен семинар узды.

2020 елның 20-22 ноябрендә  Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында химия буенча VI республика турниры узды.

Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында мәктәп укучыларына кышкы каникулларны озайтырга уйламыйлар. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Большая перемена» Россия бәйгесе җиңүчеләре белән очрашты. Министр белдергәнчә, мондый масштаблы чара ярдәмендә Татарстан укучылары үзләренең осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, республиканы лаеклы тәкъдим итә алдылар.

10 ай эчендә Казанда 653 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта ике мәктәп төзелә һәм өч гомуми белем бирү учреждениесе проектлана. Моннан тыш, Татарстан башкаласында быел 2220 урынлык 9 балалар бакчасы төзелгән, шуларның берсе инде эшли башлаган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International