18 ноябрьдә Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган тикшеренүдә катнашты.
Агымдагы елның 23 ноябреннән 29 ноябренә кадәр Россия субъектларында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында "Абилимпикс" һөнәри осталык буенча VI милли чемпионат чаралары уза. Әлеге чемпионатның үзенчәлеге - "Абилимпикс" хәрәкәте үсеше тарихында беренче тапкыр безнең илдә ул дистанцион форматта үтә.
19-22 ноябрьдә Болгариядә информатика буенча XII Халыкара турнир узды. Ачылу тантанасы дистанцион форматта узды. 20 һәм 21 ноябрьгә планлаштырылган ярышлар шулай ук онлайн үткәрелде.
Педагогик үлчәмнәр федераль институты (Федеральный институт педагогических измерений) ТДИның 2021 ел өчен демоверсияләренә күп кенә үзгәрешләр керткән. Әлеге үзгәрешләр тарих, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм инглиз теленнән имтиханнарга карый.
Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша үткәрү 2020 елның 2 декабреннән күчереләчәк, ул 2021 елның 5 апреленнән дә иртәрәк булмаячак.
Хәзерге вакытта Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу аркасында алты мәктәптәге унике сыйныф карантинга ябык. Мәктәп укучылары вакытлыча карантинга озатылды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә укыта торган педагоглар өчен грантка бәйге игълан итә.
Россиядә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) конкурсының төбәк чемпионатлары старт алды. Татарстанда чемпионат мәйданчыкларының берсе КФУның Алабуга институты каршындагы К.А.Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йорты булды.
Ел саен уздырылучы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә XV Олимпия фәнни сессиясе узды. Олимпизмны үстерү мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Республикасы югары уку йортларыннан һәм махсус урта уку йортларыннан студентларның һәм аспирантларның финал өлешенә сайлап алынган 13 фәнни доклады тәкъдим ителде.
18 ноябрьдә онлайн-форматта Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Татарстан Республикасы халыклары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.