ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Лаеш 2020/2021 еллар циклындагы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышларында катнашучыларны бик җылы кабул итте. Татарстанның яшь профессионаллары ярышлары Лаеш техник-икътисад техникумы базасында уза.

"Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының флагман проектларының берсе булган "Минем беренче бизнесым" Халыкара конкурсының дүртенче сезоны старт алды.

Казан укучылары, аларның укытучылары һәм ата-аналары чираттагы «Саннар дәресе»нә кушыла алачак. Бу юлы тыңлаучыларга дистанцион форматта нейрочелтәрләр һәм коммуникацияләр турында сөйләячәкләр.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  “Сыйныф эше!” VII Республика бәйгесенә заявкалар кабул итүне дәвам итә. Конкурс ТРда мәгариф һәм фән системасын модернизацияләү һәм үстерү процесслары турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, укытучы хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыруга һәм педагог һөнәренең абруен күтәрүгә ярдәм итүче иң яхшы журналист иҗаты үрнәкләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

«Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивале Татарстанда 20-22 ноябрьдә үтәчәк. Анда 4 меңгә якын тамашачы катнашыр дип көтелә. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Талантлар Университеты башкарма директоры Айдар Акмалов хәбәр итте.

Казанда биш көн дәвамында узган «Дөньякүләм лингвистика таләпләре һәм трендлары» лингвистика саммиты 24 ил галимнәрен берләштерде. 


19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган 23-29 ноябрьдә узачак «Абилимпикс» VI илкүләм һөнәри осталык чемпионатының эшлекле программасы вакытында инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның һөнәри белем сыйфатын күтәрү, аларны эшкә урнаштыру һәм һөнәри юнәлеш бирү турында фикер алышачаклар.

Югары Әлморза төп мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Илшат Минсафин һәм Наил Сабиров «XXI гасырның яшь техниклары» Бөтенроссия фестивалендә җиңү яуладылар. 

18 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә «Россия мәгарифе» федераль порталында туры эфирда атна саен чыгып килүче  «Белем бирү мохите» онлайн-программасының яңа чыгарылышы күрсәтеләчәк. Бу атнаның темасы - «Квалификацияне арттыру: укытучыга үз күнекмәләрен камилләштерергә кем һәм ничек ярдәм итә?».

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 19 ноябрьдә информатика һәм ИКТ буенча бердәм дәүләт имтиханын компьютер формасында сынап карыячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International