ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорск политехника көллияте базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VI Милли чемпионатының төбәк этабы узды.

Ел саен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәмендә уздырылып килүче эшләүче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» VIII телевизион иҗат фестивален үткәрү кысаларында 2020 елның 21 ноябрендә 18:00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе концертлар залында фестивальнең зона этабы гала-концерты була, ә 30 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында йомгаклау гала-концерты узачак.


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Казанның Совет районында иртәгә 182-нче номерлы «Веснушка» балалар бакчасы эшли башлаячак. Бу быел төзелә торган тугыз мәктәпкәчә учреждениенең беренчесе. Азат Аббасов урамы, 41 адресы буенча урнашкан яңа балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән, шул исәптән 2 ясле төркеме. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына ата-аналардан 2020 елның декабрендә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балалар өчен яңа ел тамашалары үткәрү турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.

Мәктәпләр, көллиятләр һәм вузлар киләсе елның сентябрь аена кадәр үз белем бирү программаларына тәрбия программаларын кертергә тиешләр. Бу хакта Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтте.

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын язу сроклары күчерелде, 9 сыйныфларда йомгаклау әңгәмәсе дистанцион форматта узачак. 

Унберенче ел рәттән Россия "Европа Брайль эссесы" халыкара конкурсында катнаша. Һәр елны диярлек Россия катнашучылары төрле номинацияләрдә җиңү яулый.

 

Мамадышның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатында төзелеш эшләре алып барыла. Тиздән биредә яңа уку корпусы барлыкка киләчәк. Анда спорт, гимнастика һәм тренажер заллары, профориентация кабинеты, актлар залы, медицина блогы һәм йокы корпусы урнашачак.

Татарстан "Юнармия"се республиканың һәр районында балалар иҗаты патриотик үзәкләре булдырырга тели. Аларны инде булган Балалар иҗаты үзәкләре базаларында булдырачаклар, тик аларның эшчәнлегендә басым хәрби-патриотик темага ясалачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасында “Юнармия” төбәк штабы башлыгы Александр Бородин сөйләде.

Чирмешән районы үзәгендәге «Ландыш» балалар бакчасы капиталь ремонттан соң ноябрь ахырында ачылачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International