ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда ике ел эчендә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 19 мәктәптә җиһазлар яңартылган.

Россиядә IX һәм XI сыйныфларда белем алучылар өчен бушлай навигатор әзерләнә. Сервиста Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга әзерләнү өчен файдалы мәгълүмат тупланачак. 

Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында спорт мәктәпләрендә һәм үзәкләрендә балаларны укытучы тренерлар рәсми рәвештә барлык хокуклар, бурычлар һәм социаль гарантияләр булган педагог хезмәткәрләр булып саналачак турындагы закон проекты хупланды. 

15-нче һәм 16-нчы ноябрь көннәрендә Татарстан укучылары Россиякүләм экологик диктантка кушылачак. Үз экокультура дәрәҗәсен онлайн режимда барлык теләүчеләр дә тикшерә алачак.

Татарстанда ике ел эчендә 110 белем бирү учреждениесендә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында  цифрлы белем бирү мохитенең максатчан моделе кертелде. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча “Бердәм Россия” төбәк политсоветы президиумы утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве 4 процентка артачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

11 ноябрьдә “Академия” концертлар залында зур спорт җыены узды. Биредә  XVII Бөтенроссия җәйге универсиадада катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр, ул күчерелгәннән соң октябрь аенда булачак Бөтендөнья җәйге универсиада башкаласы - Екатеринбургта шәһәрендә узды. 

 «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты Татарстанның 17 шәһәрендә узачак. Ярышлар 1,8 мең конкурсант һәм 1,5 мең экспертны берләштерәчәк. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Татарстанда ике ел эчендә 139 авыл мәктәбендә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре төзелде. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча “Бердәм Россия”нең төбәк сәяси советы президиумы утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатында 43 яңа компетенция кертелде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International