ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татарстанда 900 дән артык мәктәп һәм 1,1 меңгә якын балалар бакчасы чүп-чар һәм батареяларны аерым җыю буенча контейнерлар алырга теләк белдергән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Россия география җәмгыяте уздырган халыкара Географик диктантның демонстрацион версиясе әлегә рус телендә генә бар. Соңрак оештыручылар инглиз телле вариант булачак дип вәгъдә итә.

Мәгариф министрлыгының урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алуга кабул итү тәртибен билгели торган боерыгы басылып чыкты. Ул 2021 елның 1 гыйнварыннан 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

ЮНЕСКО инициативасы буенча 2002 елдан бирле Халыкара фән көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә беренче тапкыр сентябрь аенда Казан федераль университетының Алабуга институты каршында ачылган К.А.Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты (ДНК) кушылды.

А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИда 14 ноябрьдә 13 сәгатьтә Ачык ишекләр көне узачак. Трансляция  "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемдә (https://vk.com/kaiknitu) һәм YouTube каналында (https://www.youtube.com/c/knitukai) күрсәтеләчәк.


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда быел экологик диктант язу өчен булдырылган мәйданчыклар саны ике тапкырга артты. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында коррупциягә каршы көрәш турында дискуссия узды.  Очрашуда катнашучылар студентларны һәм укучыларны борчыган конкрет мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Республикабызның  биология укытучылары «Генетика» бүлеген өйрәнгәндә укучыларның табигый-фәнни белемен формалаштыру мәсьәләләре буенча квалификациясен күтәрү узачак.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ноябрь аенда рус теле, математика, физика, химия, биология фәннәре буенча укытучыларның методик компетенцияләрен бәяләү процедурасын үткәрә.

Икенче чиректә Алабуга районының барлык мәктәпләрендә санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү эше дәвам итә. Бүгенге көндә районда 23 гомуми белем бирү оешмасы эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International