9-11 нче сыйныф укучылары өчен беренче Бөтенроссия иншалар чемпионатына старт бирелде
2 декабрьдә Россия Яшьләр берлеге һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасының уртак проекты булган "Ел студенты - 2020" Россия милли премиясе финалы башланды. Ачылу тантанасы туры эфиры Россиянең 65 төбәген тәкъдим итүче 1000 финалистны берләштерде.
Ел саен мәктәп укучылары өчен үткәрелә торган “Мәдәни марафон” проекты 15 декабрьгә кадәр озайтылды. Оештыручыларга мондый үтенеч белән Россиянең төрле төбәкләреннән укытучылар мөрәҗәгать иткән.
1 декабрьдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Болгариядә узган XII Халыкара информатика турнирында җиңүчеләр белән очрашты.
"Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест" халыкара акциясе 3 декабрьдә - Билгесез солдат көнендә узачак, дип хәбәр итә акциянең оештыру комитеты.
Өстәмә һөнәри белем бирү программаларын (модульләрен) бәяләү буенча республика Эксперт советы эшен төгәлләде. 2020 елда өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләрен сайлау ике этапта үткәрелде.
Аксубайда «Адымнар» полилингваль мәктәбен ачу турында хыялланалар. Бу хакта журналистларга Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов хәбәр итте.
Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең яңа проекты булган «Шеф в школе: Перезагрузка школ питания» - мәктәпләрдә сыйфатлы, сәламәт һәм баланслы кайнар туклану оештыру буенча Россия Мәгариф министрлыгының масштаблы эшенең бер өлеше. Проектның максаты - мәктәп ашханәләре эшен камилләштерү өчен балаларны, ата-аналарны, мәктәп җитәкчеләрен һәм экспертлар бергәлеген бер мәйданчыкта берләштерү. Аны тәкъдир итү танылган шеф-повар Константин Ивлев катнашында Одинцово шәһәренең 17 нче мәктәбендә узды.
"Зур тәнәфес" конкурсының яңа сезонында 5 нче сыйныфтан башлап укучылар катнаша алачак. Моннан тыш, алга таба "Зур тәнәфес" катнашучылары ассоциациясе төзеләчәк. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов конкурсның беренче сезоны йомгакларына багышланган Бөтенроссия ачык дәресендә чыгыш ясаганда сөйләде. Бөтенроссия ачык дәресен трансляцияләүне 400 меңнән артык кеше карады.
Илдә «РФ субъектларының бөтенроссия мәгариф потенциалы базасы - 2021» формалаша. Порталда илнең мәгариф учреждениеләре уздырган социаль әһәмиятле конкурслар, акцияләр һәм башка чаралар урнаштырылачак.