ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучылары арасында узган «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр белән очрашты.

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында «3D турында» номинациясе буенча фәнни-техник проектларның Региональ конкурсы узды. Конкурс мәктәп укучыларын һәм студентларны проект эшчәнлегенә җәлеп итүгә; 3D-модельләштерү технологияләре ярдәмендә башкарылган макетлар, модельләр, прототиплар булдыруга ярдәм итә; эшләнгән проектларны уйлап чыгару, конструкцияләү, модельләштерү һәм гамәлгә кертү күнекмәләрен формалаштыра.

4 декабрьдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Яңа белем бирү мохите» проектын башлап җибәрә, ул педагогларга, ата-аналарга һәм укучыларга мәгариф өлкәсендә идарә карарларын кабул итүдә турыдан-туры катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов ил мәктәпләрен иң яхшы мәктәп ашханәсе бәйгесендә катнашырга чакырды. Мондый тәкъдим белән ул Саранскта узучы  мәктәпләрдә туклану системасын камилләштерүгә багышланган бөтенроссия конференциясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

30 ноябрьдә Актаныш технологик техникумы базасында һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмалары укытучыларының «Һөнәри белем бирү оешмаларында укуга йомгак ясауның яңа форматы буларак демонстрацион имтихан» республика конференциясе узды.

30 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Казан радиомеханика көллиятендә «Сервис роботларын эксплуатацияләү» WorldSkills Russia яңа компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты уза.

Казан университеты ректоры булган бөек математик  Н.И.Лобачевскийның туган көненә багышланган студентларның Ачык Идел буе математика олимпиадасы беренче тапкыр гибрид форматында узды.

РФ Мәгариф министрлыгы мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру стандартларын, аш-су стандартларын булдырырга кирәк дип саный. Бу хакта РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Илнең 20дән артык югары уку йорты укытучылары  "Мәгариф" илкүләм проектының "Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр" федераль проекты ярдәмендә бу елның ахырына кадәр бушлай квалификациясен арттырачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервьюда КНИТУ өстәмә һөнәри белем институты директоры Мансур Галиханов хәбәр итте.

29 ноябрьдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында профессиональ осталык буенча «Абилимпикс» VI Милли чемпионаты төгәлләнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International