10-12 декабрьдә "Кече яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укыту" 10 нчы Халыкара фәнни-гамәли конференциясе (ECE 2020 Онлайн) узачак.
2021 елгы БДИда онлайн-күзәтүне көчәйтәчәкләр.
Бүген бөтен ил буйлап "Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест" акциясе уза. 2020 елда Татарстан Республикасында аны уздыру өчен гомуми белем бирү оешмалары, көллиятләр һәм югары белем бирү оешмалары базасында 500дән артык мәйданчык оештырылган.
РФ Хөкүмәте 2021 елда югары уку йортларында максатчан укуга кабул итү квоталарын раслады, дип хәбәр ителә Министрлар кабинеты сайтында.
Татарстан халкын IV Бөтенроссия хокукый диктантта катнашырга чакыралар. Чара 3-10 декабрь көннәрендә узачак, дип хәбәр ителә акциянең рәсми сайтында.
Казанда "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X республика яшьләр форумы кысаларында грантлар конкурслары җиңүчеләрен бүләкләделәр. Казан федераль университетының IT-лицее укучылары командасы 100 мең сум күләмендә грантка лаек дип табылды.
"Яшәү өчен өйрәнәбез - киләчәккә омтылабыз!" функциональ грамоталылык буенча I Бөтенроссия команда олимпиадасында катнашырга гаризалар кабул итү башланды. Олимпиадада 7-9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның педагог-остазлары катнаша ала.
Программалаштыру һәм цифрлы технологияләр белән кызыксынучы укучылар IT-FEST онлайн-фестивалендә катнаша ала, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.
2 декабрьдә Ульяновск өлкәсенең Николаевка районы Зур Чирекле авылында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов катнашында балалар бакчасын ачу тантанасы узды. Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков катнашты.
Татарстанлыларны «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәте үткәрә торган Россия Конституциясен белү буенча Бөтенроссия тестында катнашырга чакыралар. Чара 12 декабрьдә узачак, дип яза оештыручылар.