ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2020 ел
җомга

Россия Мәгариф министрлыгы дистанцион укуны даими итәргә җыенмый, бу мәҗбүри чара гына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте һәм Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) 2021 елда бердәм дәүләт имтиханына һәм төп дәүләт имтиханына  әзерләнгәндә чыгарылыш укучылары һәм педагогларга файдалы булачак материаллар буенча навигатор эшләтеп җибәрде.

Яр Чаллы шәһәренең өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе «15 нче балалар иҗат йорты» 2019/2020 уку елына эш йомгаклары буенча физкультура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды.

Россия Мәгариф министрлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, партнёрлар ярдәмендә бөтенроссия чаралары уздыра. Аларның төп максаты - балаларны автомобиль юлларында һәм тротуарларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

4 декабрьдә «Адымнар» полилингваль мәктәбендә «Саннар дәресе» Бөтенроссия акциясе кысаларында Ачык дәрес узачак. Мәктәп укучыларына ясалма интеллект технологиясе һәм электрон челтәрләр турында сөйлиячәкләр.

Россия Федерациясендә педагогик хезмәткәрләрнең өзлексез һөнәри белеменең өстенлекле юнәлешләре буенча иң яхшы педагогик практикалар конкурсына йомгак ясалды.

Татарстанның 33 районында барлык яшь категорияләрендә дә балалар балалар бакчаларында урыннар белән 100 процент тәэмин ителгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча туры эфир вакытында хәбәр итте.

Тәтеш шәһәрендәге “Әкият” балалар бакчасында татар телен өйрәтү буенча тәрбияче Әнүзә Абдурахманованың тормыш шигаре – “Яхшы башлангыч – алга таба үсеш нигезе”.

 

9 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча 14:00 сәгатьтә социаль медиалар белән эшләүгә багышланган «Медиаграмотность» дип аталган педагогик вебинары узачак. Ул 11 ноябрьдә Россия Мәгариф министрлыгы Академиясенең мәгариф платформасында старт алган «Хәзерге укытучы өчен киләчәк күнекмәләре» педагогларның квалификациясен күтәрү программасы кысаларында узачак.


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Республика олимпиада үзәге базасында инновацион лаборатория корпусын төзү эшләре 15 декабрьдә төгәлләнергә тиеш. Биредә чаралар үткәрү 20-21 декабрьгә планлаштырылган. Талантлар университетының башкарма директоры Айдар Акмалов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International