ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда мәгариф учреждениеләрендә күмәк чаралар үткәрү тыела. Бу хакта мәктәпләрдә көзге концертларның традицион сезоны алдыннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина искәртте.

26-27 сентябрьдә Түбән Каманың «Кванториум» балалар технопаркында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатның республика этабы үткәрелә.

26 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Россия мәктәп укучылары һәм педагоглары «ПроеКТОрия» Бөтенроссия форумында катнашачак.

27 октябрьдә Лаеш районының Усад авылында 260 урынга исәпләнгән «Акыллы балалар» яңа полилингваль балалар бакчасы ачылачак.

19 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстанның сәләтле балалары өчен француз, немец һәм кытай телләре буенча "Speak and study" республика профиль сменасы кысаларында көзге укыту-тренировка җыеннары узды.

2-нче ноябрьдән башланачак көзге каникулларда Казанның 14 меңләп укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак. Алар 157 уку йортында оештырылачак. Ата-ана түләве юллама бәясенең 15%-ын гына тәшкил итәчәк – 128 сум. Бу хакта бүген Казан башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

"Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе дәүләт биреме нигезендә, Россиянең милли гражданлык тәңгәллеген формалаштыруда мәгариф эшчәнлегенең төп юнәлешләрен актуальләштерү максатыннан, 2020 елның 29 октябрендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, әлеге юнәлешне гомуми һәм урта махсус белем бирү оешмаларында кураторлык итүче методистлар, белем бирү оешмаларының укытучылары һәм мөгаллимнәре өчен "Гражданлык тәңгәллеген формалаштыру факторы буларак тарих һәм җәмгыять белеме" дип аталган фәнни-гамәли конференция оештыра. Барлык кызыксынган кешеләрне катнашырга чакырабыз.

Гражданнардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү белән бәйле рәвештә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белем бирү оешмаларын санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу үзенчәлекләре аркасында укытуның дистанцион форматына күчү тәртибе турында аңлатма бирә.

Мониторинг 2009 елдан бирле уздырыла. Анда бакалавриат һәм специалитет әзерләү юнәлешләре буенча бары тик көндезге укуга кабул итү сыйфаты гына исәпкә алына.

Алабуга политехника көллиятенә «Мехатроника» WorldSkills компетенциясе таләпләре белән туры килә торган 14,6 миллион сумлык җиһаз сатып алыначак. Бу мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтына урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International