Татарстанда "ЖЭКА" укыту компьютер уены буенча региональ киберспорт турниры тәмамланды.
6-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелүче «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивале 23 октябрьдә старт ала.
Бүген мәгариф тармагында, шул исәптән авыл җирлегендә, иң күп вакансияләр математика, рус теле, физика, химия, биология предметлары, башлангыч сыйныф укытучыларына туры килә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстанның консолидацияләнгән бюджетында 2021 елда мәгариф тармагына 101,7 млрд сум акча планлаштырылган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында финанс министры урынбасары Алексей Шишкин хәбәр итте.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев әти-әниләр белән Бөтенроссия очрашуы үткәрде. Рособрнадзор җитәкчесе 2020-2021 елда Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен, Бөтенроссия тикшерү эшләрен, PISA стандартлары буенча Россия мәктәпләрендә тикшеренүләрне оештыру һәм уздыруга, шулай ук башка актуаль темаларга багышланган сорауларга җавап бирде.
"Мин - профессионал" Бөтенроссия студентлар олимпиадасының 4 сезонында катнашуга теркәлү ачылганнан соң беренче 10 көн эчендә килгән гаризалар саны 110 меңнән артып китте.
Мобиль технопарк үз эшен башлады. Бүген мобиль Кванториум остазларын Әгерҗе шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә каршы алдылар.
2021 елга, алдагы елларга да, Татарстанда мәктәпләр һәм балалар бакчаларында кадрларга ихтыяҗ ел саен 1,5 мең кеше тәшкил итә. Бу хакта Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстанда ел азагына кадәр «Мәгариф» илкүләм проекты буенча педагогларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру һәм квалификациясен бәяләү буенча ике үзәк ачылачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.
19 октябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан республикасы бюджеты турында» 124-6 номерлы Татарстан республикасы законы проекты хакында фикер алыштылар. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Утырышны комитет рәисе Айрат Зарипов алып барды.