ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Иннополис Университеты робототехника буенча Innopolis Open олимпиадасында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте. Интеллектуаль ярышларда 6-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Гаризалар түбәндәге сайтта кабул ителә - https://dovuz.innopolis.university/io-robo/.

2020 елда чарада Татарстан Республикасыннан Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга районнары һәм Казан шәһәренең Идел буе районыннан 17 бала катнашачак.

2020 елның 22 октябрендә «Идел-Янцзы» Югары уку йортлары ассоциациясенең III форумы ачылды. Быел Форум эпидемиядән соңгы чорда университетара хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләренә багышланган.

Бүгенге көндә Татарстанда хезмәткә сәләтле халык арасында цифрлы икътисад компетенцияләрен формалаштыру өчен дәүләттән шәхси цифрлы сертификатлар рәвешендә стимуллаштыра торган түләүләрне гамәлгә ашыру дәүләт системасы буенча эш алып барыла.

Казан «Тоталь диктант»та катнашучылар саны буенча икенче урынны алды. Грамоталылыкны тикшерү буенча акциядә 2534 кеше катнашты. Татарстан башкаласын Санкт-Петербург кына узып китте, анда диктантны 2600 катнашучы язган.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының дәүләт биреме нигезендә 2020 елның 12 октябрендә мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан видеоконференция форматында башлангыч сыйныф укытучылары өчен белем бирү практикасы үткәрелде.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагоглар советында үз регионнарын тәкъдим итәчәк педагогларның исемнәре билгеле булды.

Федераль педагогик үлчәүләр институтыннан (ФИПИ) имтихан материалларын әзерләүчеләр катнашында Рособрнадзорның онлайн-консультацияләре сериясен 20 октябрьдә йомгаклау иншасына әзерләүгә багышланган эфир дәвам итте.

20 октябрьдә Яр Чаллы педагогика университетында «Белем бирү эшчәнлеге контекстында мәдәниятләр диалогы» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе форматында мәктәпкәчә, урта гомуми, һөнәри, югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү белгечләре өчен «Мәдәниятләр диалогы» мәдәни-мәгариф проекты тормышка ашырылды.

21 октябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында Россия Федерациясе субъектларындагы ватандашлар арасыннан абитуриентларны укырга кабул итү буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International