ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Арча педагогия көллиятендә булачак укытучыларны әзерләү өчен Ворлдскиллс стандартларына туры килгән остаханәләр ачылды. Алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган классларда укучылар «Башлангыч сыйныфларда белем бирү», «Мәктәпкәчә тәрбия», «Мәктәптә музыка укыту», «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенцияләре буенча белем һәм SkillsPassport дип аталган документ алачак.

Саба муниципаль районы Иләбәр авылында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы  22 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.

Россия Яшьләр берлеге һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасының уртак проекты булган "Ел студенты - 2020" Россия милли премиясе финалы быел ноябрь ахырында онлайн-форматта узачак. 

Мәгариф министрлыгы "Укуда аерым уңышлар өчен" медале дизайнын үзгәртте.

27 октябрьдә 12:00-13:00 сәгатьләрдә “Без бергә”  ТР халыклары балалар фестивале кысаларында онлайн-форматта Арт-тимбилдинг акциясе узачак.

Раифа мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, Яшел Үзән яшьләр парламенты әгъзасы конкурска үзенең «Мин Раифа сукмагы буйлап» проектын тәкъдим итә, аның кысаларында Раифа авыл җирлеге буенча 5 тематик маршрут эшләнгән. Һәрберсенә 5тән 8гә кадәр объектта булу керә.

61 төбәктән 889 вожатый Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең "Вожатыйлар лигасы" Бөтенроссия конкурсы финалистлары булды.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелүче «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты 23 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр дистанцион форматта узачак.

Конкурста гомуми белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләре, шулай ук мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары хезмәткәрләре катнаша ала.


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

19 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстанның сәләтле балалары өчен француз, немец һәм кытай телләре буенча «Speak and study» республика профиль сменасы кысаларында көзге укыту-тренировка җыеннары уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International