25 октябрьдә онлайн-режимда "Балачакны кайтарырга " балалар йортларына ярдәм итү буенча Округ фестиваленә йомгак ясалды. Барлык чаралар да махсус булдырылган фестивальдетства.рф сайтында трансляцияләнде.
Математика һәм табигый фәннәр факультеты деканы Заһир Латыйпов укучыларга мехатроникның ни белән файдалы булуы турында сөйләде.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгарифне үстерү стратегиясе белем һәм күнекмәләрне өзлексез үзләштерергә һәм камилләштерергә мөмкинлек бирә торган яңа белем бирү тирәлеге булдыруны күздә тота. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы коллегиясе утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
«ЮНАРМИЯ» баш штабында Россия Федерациясе Оборона министры урынбасары - Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы Кубогына төбәк бүлекләре смотр-конкурсына йомгак ясадылар.
2020 елның 21 октябреннән 14 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2020» VI Милли чемпионатының региональ этабы уза.
Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Конкурска барлыгы 44 балалар бакчасыннан гариза кабул ителде.
Татарстанда 22 мәктәптә 29 сыйныф карантинга ябылган. Укучылар грипп һәм ОРВИ авырулары белән бәйле вакытлы изоляциягә җибәрелгән.
Рәсми документта фәнне өйрәнүнең концентрик принцибы линиялегә үзгәртелде. Бу 10 һәм 11 сыйныфларда элек узган темаларны кабатлаудан баш тартуны аңлата.
11 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар «Алтын талантлар» Гран-при халыкара музыкаль конкурсында катнаша ала. Лауреатлар призлар, шулай ук илнең алдынгы мәйданчыкларында зур чараларда катнашу мөмкинлеге алачак.
Дәүләт Думасы беренче укылышта югары уку йортларында ятим балаларның бюджет урыннарына хокукларын озынайту турында закон проектын кабул итте.