ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бу көннәрдә Теләче районы Үзәк мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылу тантанасы узды. Чарада Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасарлары катнашты. 

23 сентябрьдә Идел буе федераль округында “Зур тәнәфес” Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы тәмамланды. Конкурс "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының төп проектларының берсе булып тора.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2020 елгы имтихан кампаниясе нәтиҗәләре буенча сынауда катнашучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар тарафыннан кертелгән БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю һәм аларны анализлауны төгәлләгән.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары объектларын проектлауга һәм төзүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Биредә Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов киләчәктә Усад авылында зур торак комплексында күптелле белем бирү комплексы булдырырга тәкъдим итте. 

28 сентябрьдә Казан федераль университетында физика өлкәсендә яшь галимнәр арасында Е.К.Завойский исемендәге премия тапшыру тантанасы узды.

28 сентябрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" мәктәп укучылары Бөтенроссия конкурсы бергәлегендә "Театр сәнгате" тематик атналыгы башлана. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

«Новости России» мәгълүмат агентлыгы белән «Экономическая политика России» журналы редакциясе «Новости регионов России» ТМА порталында https://regioninformburo.ru/category/society/ «2020-2021 РФ субъектларын үстерүнең стратегик программалары россиякүләм яңалыклар реестры» формалаштыра.


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Апас районы мәгариф бүлеге, мәктәпләр, аграр көллият коллективы ярминкәне оештыруда зур өлеш кертте. Нәтиҗәдә, аграр көллият коллективы кабатланмас ярминкә мәйданчыгы әзерләгән өчен беренче урынга лаек булды. 

Аграр көллият җитәкчесе Фаил Курамшинга Диплом һәм кубок тантаналы шартларда тапшырылды.

Кукмарада капиталь төзекләндерелгән «Чулпан» балалар бакчасы кабат үзенең ишекләрен ачты. Ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм «Уңайлы мохит» республика программалары буенча төзекләндерелгән. 

2020 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге  ярдәмендә "Кеше тәрбияләү" балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсын башлап җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International