"Мәгариф" милли проекты кысаларында мәктәптә информатика, робототехника, ОБЖ, технология, шахмат белән шөгыльләнү өчен заманча җиһазлар булган махсус кабинетлар булдырылды.
Агымдагы елның 16-29 сентябрь көннәрендә «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырылды, 30 педагогик хезмәткәр укытылды (программаның кураторы – Мифтахетдинова Н.Р., өлкән укытучы).
Татарстанның барлык 447 мең укучысы яңа цифрлы ярдәмче - «Мин - укучы» суперсервисын куллана ала. 30 сентябрьдән кушымтаны берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә IOS һәм Android платформалары аша урнаштырырга мөмкин. Сервис турында тулырак мәгълүматны проект сайтында табарга мөмкин.
29 сентябрьдә Алексеевск бистәсенең икенче мәктәбендә «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге ачылды.
Йомгаклау иншасын уздыру мәсьәләләре буенча Совет 2020/21 уку елында чыгарылыш сыйныфлар язачак иншаның биш ачык юнәлешен раслады.
К.А.Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты (ДНК) - укучы гына түгел, укытучы компетенцияләрен дә үстерү мәйданчыгы. Биредә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында уку программалары тормышка ашырыла.
Район мәктәпләре Казан агросәнәгать паркында узган ярминкәдә йөз мең сумлык товар саттылар.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруга багышланган кайнар линия эшләтеп җибәрде, дип хәбәр итә Рособрнадзор.
30 сентябрьгә кадәр (ул көнне дә кертеп) "Одноклассники" социаль челтәрендәге махсус кушымтада ачык бөтенхалык тавыш бирүе уза, аның ярдәмендә Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагогик совет әгъзалары билгеләнәчәк.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының йомгаклау сынаулары тәмамланды. Барлыгы 3000нән артык катнашучы арасында 130 компетенция буенча медальләр комплекты уйнатылды. 15 көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы I дәрәҗә диплом һәм Кубокны алды.