ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 8 миллион сумга ике «Кванториум» күчмә технопаркы булдырырга ниятлиләр. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.

Чирмешән районының Күтәмә мәктәбендә дә «Үсеш ноктасы» үзәге ачтылар. Ул «Мәгариф» илкүләм проекты буенча булдырылды. Күтәмәдә ачылган үзәк кабинетларын 1 миллион 200 мең сумга ремонтлаганнар. 

«Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Мәгариф оешмасында федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәли яктан тормышка ашыру: дәрес һәм белем бирү эшчәнлеге» республика конкурсы башлануы турында игълан итә.

2020 елның 15-16 ноябрендә Бөтенроссия экологик диктант узачак. Экодиктантны оештыру һәм үткәрү өчен Россия Федерациясенең һәр субъектында, шул исәптән Татарстан Республикасында, төбәк оештыру комитеты булдырылды. 

РФ Мәгариф министрлыгы 14 сентябрьдә Укытучылар көненә багышланган “Минем укытучым” акциясен башлап җибәрә.

Тәрбия эше белән шөгыльләнүче педагогларга, алар укучылар белән эшләүгә күбрәк игътибар бирә һәм үзләренең профессиональ үсеше белән шөгыльләнә алсын өчен, кәгазь йөкләнешне киметергә кирәк. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Түбән Новгород өлкәсе Заволжье 19 нчы мәктәп укытучысы Оксана Шумагина һәм аның укучылары белән онлайн-очрашу вакытында әйтте.

Түбән Каманың «Кванториум» үзәгендә «Цифра+» остаханәсе ачылды. Яңа остаханәдә булачак математиклар шөгыльләнәчәк. Аны ачу «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

Татарстанда Worldskills хәрәкәтендә катнашучыларны эш белән тәэмин итү программасы эшли башлады. Аның төп максаты - урта һөнәри белем бирү системасына хәрәкәт лидерларын җәлеп итү. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында “Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.

1 сентябрьдән сыйныф җитәкчелеге өчен түләү буенча Россия Президентының күрсәтмәсе өзеклекләрсез тормышка ашырыла, һәм илнең барлык сыйныф җитәкчеләре 5 октябрьдә билгеләп үтелә торган укытучылар көненә кадәр сентябрь аена акча алачак.


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта карарны имзалады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International