Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасы булды. Киләсе елга шундый үзәкләр районның дүрт мәктәбендә ачу планлаштырыла.
«ВКонтакте» социаль челтәре татар телендәге өч проектка 500 мең сумлык грантлар бирәчәк.
Пандемия нәтиҗәсендә бөтен дөньяда эшсезләр саны артты, ә яшь белгечләргә вакансия табу катлауланды. Россия Мәгариф министрлыгы мондый кешеләргә ярдәм күрсәтәчәк, яңа белгечлек алу һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне үзләштерү мөмкинлеген бирәчәк.
Россиядә һәм бөтен дөньяда 5 октябрьдә билгеләп үтелүче Укытучылар көне алдыннан «Без - Укытучыларга» социаль проекты эшли башлады.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Илкүләм чемпионаты призерлары белән очраша. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.
Быел үз белемеңне тикшерү буенча татар телендәге «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә 379 меңгә якын кеше катнашкан. Диктанттагы билгеңне акция сайтындагы «Билгем нинди?» бүлегендә белергә мөмкин. Якынча саннар проектның Instagram-аккаунтында чыкты.
Татарстан 2020 елда «Фән» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында, фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү һәм фәнни тикшеренүләр уздыру өчен заманча инфраструктура булдырырга ярдәм иткән дүрт проектта катнаша.
2020 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном учреждениесенең Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы һәм коррекцион һәм инклюзив белем бирү лабораториясе белән берлектә «Инклюзив белем бирү практикасы: инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыруда педагогларның һөнәри партнерлыгы» III республика фәнни-гамәли конференциясе оештырылды һәм уздырылды.
Буа районында 260 урынга исәпләнгән «АБВГДЕЙКа» яңа төзелгән балалар бакчасы ачылды. Ул «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм Идел аръягы зонасында иң зурлардан булып санала.
"Россиянең үзенчәлекле мәктәпләре" - Россия Мәгариф министрлыгының "Мәгариф хәбәрләре" электрон журналының яңа саны шундый исем астында чыкты.