ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 17-21 августында “Россия педагоглары: мәгарифтә инновацияләр” Бөтенроссия форумы дирекциясе педагоглар өчен “Әти-әниләр белән эшләү - җиңел!” дип аталган бушлай онлайн марафон үткәрә.

3-нче сентябрьдә узачак «Җиңү диктанты» акциясенә катнашучыларны теркәү эше башланды. Татарстан халкы да акциягә кушыла алачак, моның өчен чараны үткәрү мәйданчыкларының берсендә теркәлергә кирәк.

Чит ил студентларын Татарстан югары уку йортларына ике атналык изоляциядән соң гына кертәчәкләр. Студентлар Россиягә килгәннән соң уникенче көнне коронавируска тест тапшырырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.

Казан федераль университетының барлык студентларга стипендияләрне 5 процентка арттыру мөмкинлеге бар. Бу хакта туры эфирда КФУ ның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский хәбәр итте.

Информатика буенча БДИ 2021 елдан компьютер формасына күчереләчәк. Бу елның көзендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Россия төбәкләрендә имтиханның мондый формасын сынап караячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.

Казан укучылары «Әдәби геройлар галереясе» белем бирү курсының бер өлеше булган әдәби әсәргә рецензияләр язу конкурсына кушыла алачак. Әдәби ярышта ике яшь төркеме укучылары катнашачак: бишенче сыйныфтан алып сигезенче сыйныфка кадәр укучылар һәм өлкән сыйныф укучылары.

Татарстанда 1-нче июньнән «Без – галәм!» республика медиаконкурсы уздырыла. Ул өч юнәлеш буенча үтә: «Текст эшләре», «Видеоэшләр» һәм «График эшләр». Анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге барлык теләүче яшьләр катнаша ала.

2020 елның 1 сентябрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә эшләнгән адаптацияләнгән мәгариф программаларының беренче вариантлары буенча укучылар төп гомуми белем бирү программалары буенча укуларын дәвам итәчәк.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә 212,8 миллион сум өстәмә акча бүлеп бирү турындагы боерыкка имза куйды. 


19
август, 2020 ел
чәршәмбе

18 августта видеоконференц-элемтә режимында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август конференциясе кысаларында “Хәзерге заманда мәктәпкәчә белем бирү: һәркем файдалана алырлык булу һәм эчтәлекне яңарту” темасына мәктәпкәчә белем бирү секциясе утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International