Россиянең барлык мәктәпләрендә җәйге каникуллардан соң укучыларның белемнәре тикшереләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте Йортында узган брифингта мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Быел БДИ үткән елгы дәрәҗәдә, билгеләнгән тәртиптә узган. Сынау материалларын яшерен рәвештә тарату очраклары да ачыкланмаган.
24 июльдә «Экологик патруль» россиякүләм проектының республика этабында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары А.Асадуллина, федераль Балалар эколого-биология үзәге җитәкчесе В.Менников, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Д. Вәлиуллин катнашты.
2020 елда химия буенча БДИның беренчел нәтиҗәләре тулаем алганда узган елгы дәрәҗәсендә. Уртача тест баллы 54,4 балл тәшкил итә. Югары балл алучылар өлеше (81-100 балл җыйган) узган ел белән чагыштырганда 2,5 процентка арткан. 2020 елда химия буенча БДИда 833 катнашучы максималь 100 балл җыйган.
Аксубайда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башланды.
Үз квалификацияләрен күтәрергә теләгән Казан мәктәп укучылары һәм укытучылары IT-юнәлешләр буенча бушлай онлайн-курслар уза алачак. Программада робот техникасы, мәгълүмати иминлек һәм мәгариф учреждениеләрен цифрлаштыру буенча дәресләр каралган.
27 июльдә Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейны тәмамлаган 33 кешегә аттестат тапшыру тантанасы узды. Традиция буенча анда Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.
2020 елның июль аеннан башлап һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасында Россия Мәгариф министрлыгы оештырган «Фронт тыллары буйлап...» төбәкара топографик уеннар уза.
Конкурс «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү системасының педагог хезмәткәрләренә өзлексез белем бирү форматларында һөнәри осталык дәрәҗәсен арттыру» чараларын гамәлгә ашыру буенча федераль бюджеттан грант кысасында үткәрелә.
Яшь татарстанлылар «Глаголица» VII бәйсез әдәби премиясен алуга әдәби конкурста катнаша ала. 15-нче сентябрьгә кадәр гариза бирергә һәм жюри әгъзаларына әсәрләрне тәкъдим итәргә мөмкин.