ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләүче укытучылар утка, суга, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен ала торган субсидия мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына моңарчы түләнмәгән. «Мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертеп субсидияне мәктәп җитәкчелегенә дә бирмәкчеләр. Бу турыда мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Дәүләт Советында узган утырышта хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов 6 июльдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен төзү турындагы указны имзалады. Документ Татарстан Республикасы Президенты сайтында урнаштырылган.

Ford Sollers Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча Ford Transit базасында 200 мәктәп автобусы җитештерәчәк. Әлеге заказ киләсе уку елы башланганчы төбәктәге мәктәп автобуслары автопаркын яңарту кысаларында алынган.

Бөтенроссия олимпиадасының чакыру онлайн-этабында җиңүчеләрнең исемлеге басылып чыкты. Тур 20 апрельдән 29 майга кадәр илнең фәнни-технологик үсеш стратегиясе өчен өстенлекле булган алты дисциплина - математика, информатика, физика, химия, биология һәм астрономия буенча узды.

Түбән Кама индустриаль техникумы яңа 2020-2021 уку елына абитуриентлар кабул итү турында игълан итте.

2020 елның февраленнән июнь аена кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша республикада яшәүчеләр республика мәктәпләренең беренче сыйныфларына укырга керү өчен 3650 гариза биргән. Бу сан узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 8,4 тапкыр артыграк.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты 2020 елның июль-ноябрь айларында «Мәктәп проект олимпиадасы»нда белем алучы педагоглар һәм проект командалары өчен Бөтенроссия конкурсын үткәрү турында хәбәр итә.

Татарстанның һәм аның башкаласының югары технологияләр өлкәсе белән мавыгучы укучылары Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында бушлай яңа IT-күнекмәләр һәм компетенцияләр ала алалар. Курслар 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучыларына исәпләнгән.

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының 30 еллык юбилеена багышланган китап дөнья күрде. Анда эзлекле рәвештә югары уку йортының барлыкка килү тарихы, университетның үткәне һәм бүгенгесе чагылыш таба.


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Казанның 183 нче гимназиясе бердәм дәүләт имтиханы кабул итү пунктына әверелде. Кичә монда 160 бала рус теленнән имтихан тапшырды. Чыгарылыш сынавы башланыр алдыннан имтихан кабул итү урынын ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тикшерде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International