ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

«Иң яхшы цифрлы мәктәп – 2020» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 2020 елның 5 февраленнән 19 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Ачык мәктәп» компаниясе белән берлектә «Ачык мәктәп 2035» республика белем бирү проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде».

6 һәм 7 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Анда катнашу өчен 671 меңнән артык кеше гариза биргән. Бу имтихан нәтиҗәләре югары уку йортына бөтен белгечлек буенча да укырга кергәндә кирәк.

Татарстанның Питрәч районы «Царево» торак комплексында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә. Аның әзерлеге 90 процент тәшкил итә. 

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 2020 ел ахырына кадәр Россиядә балалар бакчаларында өстәмә 100 меңгә якын урын булдыру планлаштырыла, дип белдерде. Бу хакта ул вице-премьерлар белән киңәшмәдә белдерде.

6-11 сыйныф укучылары "Киләчәккә билет" башлангыч һөнәри ориентация буенча бөтенроссия проектының яңа сезонында катнашуга чакырыла. Ул "Мәгариф" милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

«Һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасының заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында дәүләт ярдәме» чарасын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшь профессионаллар» (һөнәри белем бирүнең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру)» «Мәгариф үсеше» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Мәгариф» илкүләм проектында 2021 елда федераль бюджеттан юридик затларга субсидияләр рәвешендә грантлар бирүгә конкурс нигезендә сайлап алуга билгеләнгән  вакытка Россия Федерациясенең 81 субъектыннан 854 гариза бирелгән.

Мамадышта  «Кояшкай» 2нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсында җиңде һәм 1,1 млн сум күләмендә бүләк алды. 

Түбән Камада терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен төркемнәр булган 29 нчы номерлы балалар бакчасы 1млн сумлык грант отты. Бу хакта Түбән Кама районының мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова хәбәр итте.

2020 елда БДИның төп чорының беренче имтиханнары җитди өзеклекләрсез башланды, дип хәбәр итте  матбугат конференциясе барышында Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.

"Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе: ял һәм үсеш" - Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф хәбәрләре" электрон журналының яңа саны темасы. Чыгарылыш Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның мөрәҗәгатен ача. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, эпидемиологик хәл уку елының финал чирегендә уку процессына үзгәрешләр кертте. Мәктәп укучылары өйдә калып укыйлар, шуңа күрә җәйге ялның кызыклы, актив һәм якты хисләр белән тулы булуы мөһим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International