ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2020 ел
җомга

2020 елның 12 маеннан 21 маена кадәр «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү программасы нигезендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының (директорларның, директор урынбасарларының) 972 идарәче хезмәткәре «ФГОС нигезендә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыруның заманча технологияләре һәм уку предметларын (предметлы өлкәләрне) укыту концепцияләре» квалификация күтәрү буенча читтән торып өстәмә һөнәри программа укулары узды.


28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганчы ук, ягъни 20 июньнән югары уку йортына керү турында гариза бирә ала. Бу хакта «Беренче канал» эфирында Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков сөйләде.

1 июньдә мәктәп укучылары өчен «Зур тәнәфес» бәйгесе берләшмәсенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге мәйданчыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Зур тәнәфес» Бөтенроссия онлайн-фестивале узачак.

Мәгариф министрлыгы 2020 елда мәктәп аттестатларын һәм алтын медальләр бирүнең яңа тәртип проектларын бастырды. Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ һәм ТДИсыз аттестат алырга мөмкин.

Бу җәйдә балалар үз төбәкләрендәге сәламәтләндерү лагерьларында ял итә алачак, ә Мәскәү, Петербург һәм Севастополь балалары - Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә һәм Кырымда. Мондый тәртипне Роспотребнадзор киңәшләре билгели, аларны ведомство башлыгы Анна Попова имзалаган.

Бөекбритания, АКШ, Германия, Ирландия, Италия, Испания, Франция, Австралиядән – 30дан артык илдән килгән педагоглар читтән торып педагогик белем буенча vIFTE-2020 VI Халыкара форумында катнашачак, ул COVID-19 пандемиясе нәтиҗәсендә виртуаль форматта уза.

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында хөкүмәт кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен дистанцион режимда яклауга рөхсәт бирде. Министрлар кабинетында әлеге формат дәүләт фәнни аттестация системасы эшен туктатмаска һәм диссертация советы составына керүче өлкән яшьтәге кешеләрне сакларга ярдәм итәчәк дип ышаналар. 

2020 елның 3 июненнән 11 июненә кадәр Россия Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе нигезендә Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университеты инициативасы буенча һәм Федераль педагогик үлчәүләр институты, Россия мәгариф психологлары федерациясе ярдәме белән мәгариф оешмалары укытучылары өчен «Дистанцион уку режимы шартларында БДИга әзерлекнең психологик нигезләре» дип аталган  вебинарлар циклы узачак.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы килеп туган эпидемиологик вәзгыять аркасында эшсез калган россиялеләрне яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча чаралар комплексын әзерләде. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узган хезмәт базарындагы вәзгыять турындагы киңәшмәдә  сөйләде.

Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү һәм Covid-19 таралышын булдырмау өчен быел БДИ уздыру процедурасында кайбер үзенчәлекләрне алдан карау планлаштырыла. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International