ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

1-нче июньдә Казанда үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен инклюзив онлайн-лагерь ачылачак. 12 көн дәвамында балалар физик культура, гамәли иҗат белән шөгыльләнәчәк, ачык мәктәпкә һәм кулинар мастер-классларына йөриячәк. Укулар социаль челтәрләрдә түләүсез нигездә турыдан-туры эфирларда оештырылачак. 

Владимир Путин пандемия шартларында хезмәт базарындагы вәзгыять һәм мәшгульлеккә ярдәм итү буенча киңәшмә үткәрде. Президент 2020 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын эш белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирде.

Федераль кадастр палатасы абитуриентларга документларны югары уку йортына электрон имза ярдәмендә дистанцион рәвештә тапшыру турында сөйләде. 

Казан укучылары «халык геройлары - Ил геройлары» төбәкара конкурсында җиңүче булдылар. Ул март аеннан алып май аена кадәр барды, җиңү өчен 7-11 сыйныф укучылары көрәште. Сынаулар барышында «Сугыш балалары: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» темасына язылган иң яхшы эссе һәм «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» темалары буенча тикшеренү проектлары сайланды.

2020 елның 22-23 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру һәм «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында, Югары Ослан гимназиясе белән берлектә, «Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә белем бирүнең сыйфатын күтәрү проблемалары һәм перспективалары» дигән вебинар үткәрделәр.


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

БДИ быел сынау имтиханнары белән башланачак, алар 29 һәм 30 июньгә билгеләнгән. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов интернет-трансляциядә шулай дип белдерде.

Казан федераль университетының IT-лицее укучысы Артур Лукьянов Иннополис университетының Innopolis Open мәгълүмати иминлек буенча олимпиадасында җиңүчеләр рәтенә керде. Олимпиада бүленгән форматта узды.

"БДИны 100 баллга" Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча иң яхшы киңәшләр бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү 2020 елның 31 маена кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Мәскәү шәһәренең Мәгариф һәм фән департаменты матбугат хезмәте.

Түбән Кама политехника көллиятендә WorldSkills Russia стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар башланды.

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының Халыкара математик белем бирү үзәге "Чикләрсез математика" дип аталган яңа проектын эшләтеп җибәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International