Елена Образцова Халыкара Музыка академиясе «Образцовые белые ночи» дип аталган балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне дәвам итә. Бәйгедә катнашырга 8 дән 15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр чакырыла.
"Сириус" программасы буенча вузларга укырга керү өчен абитуриентларны әзерләү төбәкләрдәге үзәкләрдә инде 7-8 нче сыйныфларда ук башланырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС үзәк җитәкчесе һәм "Талант һәм уңыш" фонды башлыгы Елена Шмелевага сылтама белән.
28 майда Мәскәү вакыты буенча 11:00-13:00 сәгатьләрдә «Мәктәп - сәламәтлек территориясе» IV Бөтенроссия конкурсының финалы узачак. Быел ул беренче тапкыр онлайн-форматта уза.
2020 елның 3 июненнән 11 июненә кадәр Россия Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе нигезендә Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университеты инициативасы буенча һәм Федераль педагогик үлчәүләр институты, Россия мәгариф психологлары федерациясе ярдәме белән мәгариф оешмалары укытучылары өчен «Дистанцион уку режимы шартларында БДИга әзерлекнең психологик нигезләре» дип аталган вебинарлар циклы узачак.
2020 елның 22 маенда «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, укыту нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгариф үсеше» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында, «Белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк моделе нигезендә мәктәптә белем сыйфатын бәяләүнең эчке системасын модельләштерү» проблемасы буенча вебинар үткәрде.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесен билгеләде.
Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов алтын медальгә дәгъва кылган 11нче сыйныф укучылары мондый мөмкинлеккә ия булачак, дип ышандырды. Шунысы да бар: быел аттестатны уку елындагы билге нәтиҗәләре буенча тапшырачаклар. Ә БДИны бары тик вузларга керүчеләр генә тапшырачак.
«Сириус» мәгариф үзәге «Большие вызовы» Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсы уздырды. Анда катнашучылар үз идеяләрен, эшләнмәләрен һәм тикшеренүләреннән торган проектны әзерләргә һәм аны экспертларга бәяләү өчен тәкъдим итәргә тиеш. Конкурс финалы Россиянең төрле төбәкләреннән 1200 конкурсантны берләштерде, аларның үсеш векторы - фәнни белемнәрне һәм казанышларны популярлаштыру аша инженер-техник, уйлап табу һәм иҗади эшчәнлек.
Мәгариф министрлыгы урта һөнәри белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларын тәмамлаучыларны укыту процессын этаплап тулы яисә өлешчә яңартуга әзерлек чорында эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча методик тәкъдимнәр эшләде һәм төбәкләргә җибәрде.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт эпидемиологик вәзгыять һәм чикләү чаралары аркасында май аенда үткәрә алмаган төбәкләр өчен йомгаклау иншасын һәм рус теле буенча әңгәмә уздыруның өстәмә көннәрен билгеләде.