ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2020 ел
сишәмбе

25 майда СТС телеканалында Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә "Галилео" фәнни-популяр программасының яңа сезоны эфирга чыга.

Яр Чаллыдагы "Кванториум" балалар технопаркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгын бәйрәм итүгә багышланган "Буыннар хәтере" мәктәп укучыларының фәнни-техник иҗат төбәк конкурсы узды.

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында ел саен үткәрелүче «Кванториада-2020» төбәк фәнни-техник иҗат конкурсы узды. Быел  "Кванториада" конкурсы инде бишенче мәртәбә һәм беренче тапкыр дистанцион форматта узды. Агымдагы елда конкурста катнашучыларның географиясе киңәйде. Конкурска Арча, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Кукмара, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Балтач районнарыннан укучылар үз эшләрен җибәрде.

Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге дистанцион уку шартларында мәктәпкә һәм мәктәп китапханәсенә ярдәмгә чираттагы вебинар үткәрә.

Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды аспирантурада белем алучы яшь галимнәр ("Аспирант") арасында 2020 елда фундаменталь фәнни тикшеренүләрнең иң яхшы проектлары конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлады.

БДИ быел сынау имтиханнары белән башланачак, алар 29 һәм 30 июньгә билгеләнгән. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов интернет-трансляциядә шулай дип белдерде.


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы 25 майда коронавирус пандемиясе шартларында ил мәктәпләрен тәмамлаучыларга ярдәм йөзеннән «Соңгы кыңгырау 2020» бөтенроссия акциясен уздыра. Чара онлайн-режимда узачак. 

ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 25 майда старт алган “Балаларга бергәләп укыйбыз” республика акциясенә кушылды.

Быел Казан федераль университеты яңа виртуаль форматта уздыра торган педагогика белеме буенча VIFTE VI Халыкара форумы башланыр алдыннан, короновирус пандемиясе шартларында башка илләрдән хезмәттәшләре белән аралашырга мөмкинлек биргән өчен  чакырылган катнашучылардан вуз җитәкчелеге адресына рәхмәт хатлары килде.

Быел Россиянең югары уку йортларына кабул итү август аенда узачак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International