ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә май ае өчен азык-төлек җыелмалары  бирә башладылар. Аларны 9659 укучы алачак. Исегезгә төшерәбез, азык-төлек җыелмасының бәясе уку көннәрендә бер укучыга көнгә 7,70 сум күләмендә түләү күләменнән чыгып билгеләнә. Майда уку көннәре аз булганлыктан, бу айда паек азрак.

Чирмешән районында урта мәктәпне тәмамлаучы 124 егет һәм кызга, шулай ук 9 сыйныфта белем алган 236 укучыга «соңгы кыңгырау» чыңлады. Бәйрәм гадәти булмаган режимда — социаль челтәрләр аша, онлайн-форматта узды. 

Мәгариф министрлыгы һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) "Һәр уку предметы буенча бердәм дәүләт имтиханын үткәрүнең бердәм расписаниесен һәм дәвамлылыгын раслау, 2020 елда аны үткәргәндә укыту һәм тәрбия чараларын куллануга таләпләр турында" уртак боерык проектын бастырды.


30
май, 2020 ел
шимбә

30-нчы майда Казанның 162 мәктәбен тәмамлаучылар өчен онлайн-форматта соңгы кыңгырау яңгыраячак. Әлеге көнне шәһәрнең 6148 чыгарылыш сыйныф укучысы 11-нче сыйныфны тәмамлый.

Россия Мәгариф министрлыгы 27 июньдә мәктәп тәмамлаучылар өчен онлайн режимда Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе үткәрәчәк. 

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Май ахырында мәктәпне тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау бәйрәме -  дистәләрчә еллар дәвам итеп килүче мөһим традиция. Быел без әлеге тантананы гадәти булмаган форматта - онлайн режимда билгеләп үтәбез.


29
май, 2020 ел
җомга

Ел саен җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Россиядә һәм Татарстанда коронавирус пандемиясе шартларында күпчелек мөһим һәм кызыклы чаралар форматын үзгәртә - алар онлайн режимга күчте.

Россия Юстиция министрлыгында теркәлгәннән соң Россия Мәгариф министрлыгының 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына аттестатлар бирү һәм быел дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләре турындагы боерыклары үз көченә керәчәк. Быел ГИА-9 арадаш аттестация рәвешендә үткәрелә, аның нәтиҗәләре төп гомуми белем турында аттестатлар бирү өчен нигез булып тора.

2020 елның 1 июнендә кабул итү комиссиясе эшли башлау сәбәпле, Казан радиомеханика көллияте YouTube каналында онлайн режимында   "Ачык ишекләр көне" уздыра.

Татарстанда WorldSkills һөнәри компетенцияләрен үстерү үзәгенең Telegram да үз каналы барлыкка килде. Каналда WorldSkills хәрәкәте белән бәйле төп яңалыклар чыгарыла. Хәрәкәт эшче һөнәрләренең статусын һәм стандартларын күтәрүгә юнәлдерелгән. Узган ел Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узды, бу республикада хәрәкәтнең актив үсешенә ярдәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International