Мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков Россия югары уку йортларына укуны 6 апрельдән, әмма дистанцион режимда, башлап җибәрергә тәкъдим итте.
3 апрель көнне Мәгариф министрлыгының "Өй сәгате" онлайн-марафонын трансляцияләү сериясен 10:00 сәгатьтә Череповец шәһәренең хатын-кызлар гуманитар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диана Минец ача.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Т.Г. Алексеева республиканың иң яхшы 15 дәүләт хезмәткәрләре исемлегенә керде.
4-нче апрельдә татарстанлылар «Тоталь диктант» онлайн-марафонына кушыла алалар. Җиде сәгать дәвамында лекцияләр белән экспертлар һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясаячак.
Килеп туган эпидемиологик шартларда Россия Мәгариф министрлыгы уку елының "максималь билгеләнгән вакытта" тәмамлануына ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко Министрлыкның «Өй сәгате» онлайн-марафоны туры эфирында белдерде.
Педагогик осталык үзәге мәктәп укучылары өчен бушлай дистанцион олимпиада курслары ачты. Программалар VII-XI сыйныф укучыларына исәпләнгән.
Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә 28 марттан башланып киткән «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен беренче көннәрдә 30 меңнән артык кеше теркәлде.
Коронавирус аркасында тормыш бик нык үзгәрде: мәктәпләрдә укытуның читтән торып уку формасын кертәләр, әти-әниләр өйдән эшлиләр. Ата-аналар милли ассоциациясе экспертлары Мәгариф министрлыгы ярдәмендә 10 яхшы киңәш төзегән, алар гаиләгә өйдә вакытны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәчәк.
«Академкитап/дәреслек» нәшрияты мәктәп укучыларын дистанцион режимда укыту чорында shop-akbooks.ru порталының on-line китапханәсеннән файдаланырга тәкъдим итә.
2020 елда "Җиңү өчен 100 балл" акциясе онлайн форматта узачак, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев Россия Мәгариф министрлыгының "Домашний час" ачык эфирлар марафонында.