ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Мәгариф министры Сергей Кравцов бүген “Өй сәгате” онлайн-марафонының туры эфирында мәктәп укучылары, укытучылар һәм ата-аналар сорауларына җавап бирде. Алар арасында иң актуаль темалар: дистанцион уку вакыты, БДИ һәм ТДИ даталарын күчерү мөмкинлеге, өйдә балаларны укытуга күчү чорында укытучыларга һәм ата-аналарга методик ярдәм күрсәтелү.


4
апрель, 2020 ел
шимбә

Мәгариф системасы өйдә укытуга, дистанцион технологияләрне куллануга максималь күчә, уку процессы туктарга тиеш түгел. Бу хакта бүген мәгариф министры Сергей Кравцов "Өй сәгате" онлайн-марафонының туры эфирында хәбәр итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләми торган көннәрдә балалар бакчасы өчен түләүне гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесе Инстаграм сәхифәсендә язган.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, урта профессиональ уку йортларында һәм вузларда уку процессының 6 апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте.

"Өй мәктәп кебек. Өйдә калып, мәгариф системасының мөмкинлекләрен ничек максималь рәвештә кулланырга ". Бу хакта 4 апрельдә 12:00 сәгатьтә Россия Мәгариф министрлыгының "Өй сәгате" марафонының туры эфирында ведомство башлыгы Сергей Кравцов сөйләячәк.

"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының финалын уздыру вакыты һәм урыны турындагы карар 15 апрельдә кабул ителәчәк. Башта ул июль аенда Новокузнецк шәһәрендә узачак дип планлаштырылган иде, әмма, мөгаен, үткәрү вакыты күчереләчәк. Бу хакта мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко Министрлыкның "Өй сәгате" онлайн-марафоны туры эфирында әйтте.

Мәгариф министрлыгы техник мәсәләләр өстендә эшли, алар мәгариф оешмаларына, укытучыларга һәм укучыларга дистанцион технологияләр кулланып өйдә белем алу мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Бу хакта мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко Министрлыкның "Өй сәгате" онлайн-марафоны туры эфирында белдерде.


3
апрель, 2020 ел
җомга

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев бүген 56 нчы мәктәптә булды, анда битлекләр җитештерү эше оештырылды. Мәктәптә эшләүчеләр (директор урынбасарлары, укытучылар) хезмәт кабинетында шәхси саклану чаралары тегәләр. Әйтик, бу мәктәптә бер сменада ике йөзгә якын битлек җитештерелә.

Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) гадәти режимда да, дистанцион режимда да узарга мөмкин, дип хәбәр итте Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев Россия Мәгариф министрлыгының "Өй сәгате" онлайн-марафонында.

Казанда укучыларның ташламалы категориясе, шулай ук дистанцион уку чорына сәламәтлеге чикләнгән укучылар шәһәр бюджеты хисабыннан җыелмалар белән тәэмин ителәчәк. Мәктәпләргә азык-төлекне 3-нче апрельдә кайтара башлыйлар. Мондый карар Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан кабул ителде, ул бүген Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булды һәм мәктәпләр өчен җыелмаларны формалаштыруны контрольгә алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International