ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Федераль педагогик үлчәүләр институты директоры Оксана Решетникова 2020 елгы чыгарылыш укучыларының имтихан кампаниясенә яхшы итеп әзерләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар дип саный, һәм дистанцион укытуга күчү өстәмә ташламалар яки контроль үлчәү материалларына үзгәрешләр кертүне күздә тотмавын искә төшерә.

Коронавирус пандемиясе вакытында дистанцион укуны оештыру өчен ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов һәм аның командасы Урта Девятово урта гомуми белем бирү мәктәбенә тугыз заманча ноутбук бүләк итте.

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Түбән Кама районы Сухрау авылы мәктәбендә зур ремонт көтелә. Учреждениегә 2 млн 317 мең сум акча бүлеп биреләчәк.

Тикшерүләрнең расланган программасы барышында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең «Көнбатыш капкалар» микрорайонында белем бирү объекты төзелешенең сыйфатын тикшерде, дип хәбәр итте инспекция башлыгы Василий Кудряшов.

12 апрельдә Казан федераль университетының Алабуга филиалы онлайн режимда Ачык ишекләр көне уздыра. 

Росхезмәттәшлек һәм "Бергәләп эшлибез!" хәрәкәте урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен "Блогерлар мәктәбе" халыкара конкурсын үткәрә.

Урал дәүләт тау университеты (УГГУ) укучыларны төп дәүләт имтиханын (ТДИ) һәм бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыруга онлайн-әзерлек буенча бушлай сынау проекты башлап җибәрә.

 

XVII  Кирилл һәм Мефодий исемендәге республикакүләм фәнни укуларда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Санкт-Петербург дәүләт университеты (СПбДУ) Татьяна Черниговский җитәкчелегендә нейролингвистика буенча яңа онлайн-курс башлап җибәрә, дип хәбәр итә югары уку йорты матбугат хезмәте.

Россия Мәгариф министрлыгы көллиятләргә һәм техникумнарга студентларның чыгарылыш һәм диплом эшләрен яклауны читтән торып оештырырга киңәш бирде. Бу хакта җомга көнне министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International