ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Педагогик хезмәт ветераны Лидия Михайлова күптән түгел үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Лидия Михайлова (кыз фамилиясе Червякова) 1930 елда Чистайда укытучылар гаиләсендә туган.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының квалификациясен күтәрү системасы кысаларында, "Русское слово» нәшрияты һәм ТР Мәгарифне үстерү институты.

Казан укучылары «Тере классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре һәм лауреатлары булдылар. Ул дистанцион технологияләр кулланып үткәрелде. Иҗади ярышта Татарстанның 30 муниципаль берәмлегеннән 2-11-нче сыйныф укучылары катнашты.

Мәгариф учреждениесе бинасы 2019 елның җәендә төзелә башлады. Чистай районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча координация советы 800 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше урынында күчмә утырыш үткәрде. Уку йорты «Мәгариф» милли проекты кысаларында төзелә.

Яңа Чишмә район үзәгенең ике балалар бакчасында дежур төркемнәр эшли.

Гаилә көненә һәм Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау хезмәте көненә багышланган “Россиялеләр тумыштан ук хәрәкәт иминлеге өчен!” Бөтенроссия рәсем конкурсы старт ала, дип хәбәр итә конкурсның оештыру комитеты.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда азкомплектлы мәктәпләргә киләсе атнада эшли башларга рөхсәт ителергә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Коронавирус таралуга юл куймау өчен, чикләү чаралары шартларында да аграр уку йортларына студентларга практика оештырырга рөхсәт ителәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Кайбыч районында район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре балаларга гаджетлар бүләк итә. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе территориясендә коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) таралу куркынычлыгына бәйле рәвештә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар турында белешмәләр региональ банкына мөрәҗәгать итүче гражданнарны шәхси кабул итүне туктатып тору турында хәбәр итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International