ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 28 февралендә 2019 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гәммәви формалаштыру проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗәләр ясау  буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы уздырыла.

Россия Хөкүмәте "Мәгариф" милли проекты кысаларында дөньядагы әйдәп баручы фәнни-мәгариф үзәкләре арасында конкуренциягә сәләтлелекләрен арттыру максатыннан 21 югары уку йортына 10 млрд сум тирәсе акча бүлеп бирде. Бу хакта чәршәмбе көнне "5-100" проекты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел балалары мәктәпне тәмамлаучы әти-әниләр янәдән парта артына утырып, сынау рәвешендә чыгарылыш имтиханы тапшырып карадылар.

Быел Алабугада өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - 13нче, 18нче  һәм Танай балалар бакчасы капиталь ремонтланачак.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  мәктәпләре  укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсында  катнашырга  чакыра.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәген булдырырга кушты. Бу боерык ТР Президентының рәсми сайтында урнаштырылган.

21 февраль көнне Әтнә районының  Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ш.Мәрҗани исемендәге VII республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.

 Казан укучылары итальян, кытай һәм испан телләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этапларында җиңүчеләр исемлегенә керде.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты Татарстанда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев проекты буенча булдырылган полилингваль мәктәпләр өчен төрек, гарәп һәм кытай телләрен укыту методикасын әзерләү белән шөгыльләнә.

 

Казанда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында «Язгы тамчы - 2020» шәһәр фестивале старт ала. Быел анда 28 мәгариф учреждениесеннән 5 меңнән артык студент катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International