БДИ тапшырырга быел 797 мең кеше теркәлгән, аларның 692 меңе чыгарылыш сыйныф укучылары. Уртача алганда БДИ тапшыручылар саны 18 меңгә арткан.
Рособрнадзор БДИларны тикшергәндә, ясалма интеллектны кулланачак. БДИларда язма эшләрне мондый технология ярдәмендә тикшеренү быелдан штат режимында башланачак.
24 февральдә Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабы тәмамланды. Олимпиада марафоны 2019 елның ноябрь ахырыннан башланды һәм өч ай дәвам итте.
«ТИСБИ» идарә университеты мәгълүмати технологияләр факультеты гомуми белем бирү учреждениеләренең 10-11нче сыйныф укучыларын информатика буенча олимпиадада катнашырга чакыра.
Федерация Советы башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү турындагы канунны хуплады.
“Тоталь диктант” онлайн-мәктәбендә дәресләр 27 февральдә башлана.
Дәресләр пәнҗешәмбе көннәрендә 19:30 сәгатьтә проект сайтында туры эфирда узачак.
Казанның КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицее укучысы Илдар Гайнуллин Иннополис университетының информатика буенча Innopolis Open халыкара олимпиадасында өч абсолют җиңүченең берсе булды. Олимпиадада ун илдән 13-18 яшьлек 245 укучы катнашты.
Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы 2020 елда тикшеренү һәм эшкәртүне гамәлгә ашыручы әйдәп баручы оешмаларның приборлар базасын яңарту процессларын финанслау өчен грантлар күләмен билгеләде.
2020 елның 25 февралендә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары һәм барлык теләүчеләр «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне " Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар.
26 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең 34 нче мәктәбендә «Әти-әниләр арасында бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясе узды. Бу юлы акция Хәтер һәм дан елына багышланган иде, сынау имтиханы тарих фәне буенча иде.