ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

«Океан» Бөтенроссия балалар үзәгендә Рус географик җәмгыятенең  «Мир открытий» профиль сменасында катнашу өчен гаризалар кабул итү 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

2020 елның 28 февралендә Татарстан Республикасында беренче ярдәм күрсәтү буенча беренче Бөтенроссия дәресе узачак. Аны Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте үткәрә.

Казан төзелеш көллиятендә «Киләчәккә хатлар» Бөтенроссия форумы узды. Дискуссия мәйданчыкларында көллият студентлары  совет халкының өлеше һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә ирешүдә Татарстанның роле турында фикер алыштылар.

В.Е. Алемасов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен бирү комитеты 2020 елгы премияне алуга эшләр кабул ителүе турында хәбәр итә. Премия ел саен өч яшь галимгә (35 яшькә кадәр) инженерлык фәннәре өлкәсендәге күренекле фәнни казанышлары һәм фән һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бирелә.

Казанда «Әкияттә» Музей-театрында «Яраткан әкиятләрне әдәби уку» бушлай социаль белем бирү-агарту проекты старт алды. Проект даими нигездә узачак.

Саклык банкының "Киләчәккә өлеш"  Хәйрия фонды һәм Стратегик инициативалар агентлыгы педагогика юнәлешле югары уку йортлары педагоглары һәм студентлары өчен "Киләчәк мәктәп өчен уку материаллары"  конкурсы башлануы турында игълан итә.

«Зур химия киләчәге» Идел буе төбәкара олимпиадасы кысаларында  9-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары өчен «Золотой набор для «Оборонки»  максатчан олимпиадасы уздырыла.

Самара өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елда "Баланың шәхесен тәрбияләү, үстерү һәм социальләштерү чарасы буларак мәгариф учреждениесе мохите" халыкара фәнни-гамәли конференциясен уздыру турында хәбәр итә.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тугызынчы сыйныф укучыларының 98%ы уңышлы үтте, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.

Быел Бөтенроссия тикшерү эшләрендә (ВПР) илнең 37 мең мәктәбеннән 6,5 миллион укучы катнашачак. Былтыр бу сынауны 6 миллионга якын егет-кыз язган булган. 2018-2019 уку елыннан аермалы буларак, быел 8нче сыйныфларда да ВПР уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International