ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

Мәгариф министрлыгында «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы үсеше турында фикер алыштылар. Төрле елларда  конкурста  җиңүчеләр һәм лауреатлар эш төркеме утырышында 2020 елда педагогик ярышның йомгаклау этабын оештыруны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне карады.

«Җиңү дәресләре» Халыкара методик эшләнмәләр конкурсы финалистлары билгеле булды. 11 номинациянең һәрберсендә өч җиңүче билгеләнде.

28 февральдә Казан радиомеханика көллиятенең социаль-мәдәни эшчәнлек факультетының 2 курс студентлары Казанның Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписында булдылар.

2020 елның 28 февралендә Түбән Кама шәһәренең Техник иҗат һәм профориентация үзәге - «Кванториум» балалар технопаркында «Заманча контекстта өстәмә белем бирү оешмасы: шартлар сыйфатыннан - нәтиҗәләр сыйфатына» республика фәнни-гамәли семинары узды.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт майда Россиядә мәктәп укучыларының уку казанышларын бәяләргә һәм динамиканы ачыкларга мөмкинлек бирә торган «Мәктәпләр өчен PISA» беренче халыкара тикшеренү нәтиҗәләре турында сөйләргә планлаштыра.

2 апрельдә Мәскәүдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы оештырган аутизм турында Бөтендөнья мәгълүмат тарату көненә багышланган #ЛюдиКакЛюди Бөтенроссия инклюзив фестивале башланачак.

“Ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсының зона этапларына йомгак ясалды, анда 100 дән артык мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогы катнашкан иде.

5 мартта 13 сәгатьтә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә инженерлык тармагы һөнәрләре турында Бөтенроссия ачык дәресе узачак.

Чистай күппрофильле көллиятендә Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен “Суднолар йөртү” белгечлеге буенча һөнәри осталык төбәкара конкурсы узды.

Россия мәктәп укучылары һәм башка илләрдән аларның яшьтәшләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган «Бөек Җиңү» Бөтендөнья мәктәп олимпиадасында катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International