Социаль-мәдәни инициативалар фонды барлык теләүчеләрне «Семья – душа России» конкурсында катнашырга чакыра. Гаризаны 2020 елның 31 мартына кадәр проект сайтында бирергә була. Яшь һәм сәнгати белем дәрәҗәсе буенча чикләүләр юк.
Түбән Кама политехника көллиятендә «Су технологияләре» компетенциясе буенча WorldSkills беренче төбәк чемпионаты башланды. Катнашучылар алдында су башнясының миниатюр конструкциясен җыю яки кимчелекләрне бетерү бурычы тора.
Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә 28 февраль көнне "Алиш эзләре буенча" VII Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Быел Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 850 эш кабул ителгән: Төмән, Башкортстан, Удмуртия, Ульяновск, Чиләбе һ.б. Көндезге турга 155 укучы чакырылган иде.
Татарстанның барлык мәктәпләре өчен бердәм, башлангыч мәктәп балалары өчен түләүсез булган меню эшләнелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советында ведомствоның министр урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.
Татарстанда быел эшче кадрлар әзерләү буенча тагын алты ресурс үзәге ачылачак. Шул рәвешле, республикада аларның гомуми саны 43 булачак.
Татарстанда биналарына капиталь ремонт таләп ителми торган мәктәпкәчә мәгариф оешмалары өлеше узган ел 6,65%ка арткан һәм 73,6%ка җиткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында министрлыкның капиталь төзелеш һәм ремонт объектларын техник күзәтү бүлеге башлыгы Айрат Әхмәдишин хәбәр итте.
28 февральдән «Белем дөньясы» программасы үзенең тапшыруларын «Татарстан-24» телеканалында яңартылган форматта башлый.
Казан шәһәре Яңа Савин районының 146нчы лицее 25 февральдән 27 февральгә кадәр Мәскәүдә узган «Уңышлы мәктәп» IV Бөтенроссия конкурсының бронза призеры булды.
24-27 февральдә “КАИ-ОЛИМП” мәдәни-спорт комплексында 2019/2020 уку елында Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасы кысаларында бокс буенча ярышлар узды.
2019 елда балалар бакчалары өчен яңа урыннар булдыру планы ун процентка арттырып үтәлгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советында ведомствоның мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова белдерде.