ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә "Уңышлы мәктәп" IV бөтенроссия конкурсының финалы башланды. Ярыш өч көн дәвам итәчәк, аның чараларын онлайн күзәтергә мөмкин булачак.

2020 елда 100 дән артык мәктәп һәм лагерьлар математика, информатика һәм цифрлы икътисад технологияләре өлкәсендә мәгариф системасын үстерү өчен грантлар алачак.

25 февральдә Казанның Җиңү паркында Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Хәтер һәм дан елы чаралары планына кертелгән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган игелекле эшләр Бөтенроссия патриотик яшьләр Эстафетасын тапшыруга багышланган тантаналы чаралар узачак.

Казанда немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре Казандагы «Рональд Макдональд йорты»нда булып кайтты.

Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесы базасында «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт - синең сайлау!» мәгълүмати-агитация акциясе узды.

Татарстанда геология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Әлеге олимпиадада 32 муниципаль районнан 140 гомуми белем бирү оешмасы укучысы катнашты.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Батырлык атнасы" традицион акциясе кысаларында Дәүләт автоинспекциясе ветераннары Казан мәктәпләре укучылары белән ГАИ-ЮХИДИ тарих музеенда һәм "Әкият" балалар үзәгендә очрашулар үткәрә. Монда ук “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү  буенча мастер-класслар уздыра.

Менделеевск шәһәре мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өстәл теннисы буенча XV республика ярышларының зона этабы узды.

8-13 апрельдә  Мәскәүдә олимпиада финалында Россиянең 85 төбәгеннән 300дән артык сигезенче-унберенче сыйныф укучылары җыелачак. Республика укучыларын әлеге олимпиаданың төбәк һәм бөтенроссия этабына Иннополис Университеты әзерли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International