ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

20-22 мартта Уфада  «Мәгариф» милли проекты кысаларында узучы «Киләчәк укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының ярымфиналы узачак. Конкурста катнашу өчен Идел буе федераль округы укытучылары 6 655, шул исәптән Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләреннән 933 укытучы гариза тапшырган. 

Халыкара туган тел көне кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле мәгърифәтче, педагог, галим Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатыннан, 2020 нче елның 20 нче февралендә Әлмәт шәһәрендә XVI нчы республикакүләм педагогик укулар үтте.

27 февральдә Казан төзелеш көллияте базасында «Киләчәккә хатлар» Бөтенроссия форумы уздырыла. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.


22
февраль, 2020 ел
шимбә

21 февральдә Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара үткәрелде.

Россиядә мәктәп директорлары һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләре кадрлар резервын формалаштырачаклар.

19 февральдә Лаеш район мәдәният йортында «Искиткеч вожатый - 2020» отряд вожатыйлары конкурсының финалы узды. Финалда Татарстанның 42 районыннан 48 отряд вожатые катнашты.

Бөек Ватан сугышына багышланган Бөтендөнья мәктәп укучылары олимпиадасы башланды. Анда бөтен дөньядан 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.


21
февраль, 2020 ел
җомга

Казан шәһәренең 180нче күппрофильле полилингваль гимназиясендә беренче тапкыр «Дуслык  җире» балалар, яшүсмерләр һәм студентлар иҗаты Халыкара ачык фестиваль-конкурсы узачак.

19 февральдә Түбән Кама педагогика көллиятендә «Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри белем бирү шартларында укучыларны уңышлы җайлаштыру факторы буларак психологик-педагогик компетенцияләрен формалаштыру» дигән темага гамәли семинар узды.

20 февральдә  2020/2021 уку елында "Мәктәп өчен цифрлы шәхси белем бирү платформасы" программасына кертелүгә  дәгъва кылучы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International