ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2020 ел
җомга

16-19 февральдә технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Олимпиадада республиканың 25 муниципаль районыны мәктәпләреннән  106 укучы катнашты.

Татарстан прокурорының беренче урынбасары Сергей Старостин ни өчен республика мәктәпләрендә тикшерүләр үткәрелүен аңлатты. Бу хакта ул алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында сөйләде.

Яшьләрне технологик иҗатка җәлеп итүгә юнәлдерелгән иҗади технологияләр Rukami фестивальләре 2020 елда Россиянең 15 шәһәрендә узачак.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш шәһәрендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбен карады. Узган ел биредә капиталь ремонт ясадылар.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

20 февральдә Казан радиомеханика көллиятендә булачак абитуриентлар һәм аларның ата-аналары өчен Ачык ишекләр көне узачак.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләргә методик ярдәм оештыру буенча «Тигез мөмкинлекләр мәктәбе» проектын эшли.

15-18 февральдә Республика олимпиада үзәгендә 7-8 сыйныф укучылары арасында физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Укучылар һәм студентлар арасында Милли технологик инициативасы Түгәрәкләр хәрәкәтенең бишенче Олимпиадасы дәвам итә.

27 февральдә 13 сәгатьтә Мәгариф министрлыгы ярдәме белән энергетика өлкәсендәге һөнәрләр турында Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Ул телекүпер режимында узачак.

16-18 февральдә  Азнакайда «Чатыр Тау Арена» спорт комплексында республика мәктәп укучылары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты финалы  узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International