Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Анзор Музаев билгеләнде.
14-нче февральдә Казанның Яңа Савин районының 146-нчы лицеенда «Ел укытучысы – 2020» бөтенроссия конкурсының зона этабы узачак. Ярыш нәтиҗәләре буенча финалистлар сайлап алыначак, алар 15-20 мартта узачак конкурсның төбәк этабында катнашачак.
10-12 февральдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында укучыларның туган (татар) әдәбияты буенча олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Физика һәм математика белән кызыксынучы өлкән сыйныф укучыларының КНИТУ-КАИ базасында үз белемнәрен тикшерү генә түгел, бирегә укырга кергәндә өстәмә баллар эшләү мөмкинлеге дә барлыкка килде. Мәсәлән, 2020 елның 9 февралендә В.А. Окулов исемендәге олимпиада узды.
Казан милли тикшеренү технология университеты ел саен мәктәп укучылары өчен төрле фән олимпиадалары оештыра.
Космонавтика алдында казанышлары өчен Казан федераль университеты Физика институтының исәпләү физикасы һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы аспиранты, КФУның «Космик навигация һәм планета тикшеренүләре» фәнни-тикшеренү институтының кече фәнни хезмәткәре Алексей Андреев С.П.Королев исемендәге медаль белән бүләкләнде.
Мәгариф министрлыгы укучыларны кайнар ризык белән ашатуга субсидияләр түләү турындагы хөкүмәт карары проектын бастырды.
Алабугада Россия фәне көнендә 300дән артык кеше кунакта булды. КФУның Алабуга институты ачык лекцияләр, мастер-класслар, институт укытучыларыннан гамәли һәм лаборатория эшләре белән таныштырды. Чаралар югары уку йортының 20дән артык фәнни мәйданчыгында узды.
Биләр мәктәбендә «Халыклар дуслыгында - Россия бердәмлеге!» девизы астында милли мәдәният кичәсе узды. Әлеге чара ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.
8 нче февраль - Россия фәне көне. Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 85 еллык юбилеен нәкъ менә шушы көнне бәйрәм итүе дә үзенә бер төрле мәгънәгә ия.