Алабуга шәһәрендә Татарстанда полилингваль комплекс төзү программасы буенча 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше дәвам итә.
Россия дәүләт университетының Казан филиалы булачак абитуриентлар һәм аларның ата-аналары өчен Ачык ишекләр көне уздыра.
13 февральдә Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында психологлар өчен семинар узачак.
12 - 13 февральдә Мәскәүдә Белем бирү сыйфатын бәяләү федераль институты базасында белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын үстерү буенча семинар узды.
«Демография» милли проекты кысаларында республика күләмендә проектларны тормышка ашыру дәвам итә. Шуларның берсе – «Хатын-кыз мәшгульлегенә теләктәшлек – өч яшькә кадәр балаларга мәктәпкәчә белем алу өчен шартлар тудыру». Әлеге проект кысаларында Татарстанда 6130 урынга исәпләнгән 30 өр-яңа балалар бакчасы кулланылышка тапшырылган инде.
Казанның Яңа Савин районындагы 177-нче номерлы лицейның ике тугызынчы сыйныф укучысы Леонид Калентьев һәм Наил Миннемуллин Дмитрий Менделеев исемендәге Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында икенче урынны яуладылар.
Татарстанда сыйныф җитәкчеләренә түләү өчен федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 1 миллиард сумга якын акча бүленәчәк. Хезмәт хакына 5 мең сум күләмендәге өстәмә акчаны 1 сентябрьдән Татарстанда 22,4 мең сыйныф җитәкчесе алачак.
8-10 февральдә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус телле татар мәктәпләре укучылары өчен туган (татар) теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
13 февральдә 13 сәгатьтә Мәгариф министрлыгы ярдәмендә кинематография өлкәсендәге һөнәрләр турында Бөтенроссия ачык дәресе узачак.
11 февральдә Тәтеш районының “Әкият” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе-2020” мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары бәйгесенең зона этабы узды. Биредә Тәтеш, Чүпрәле, Буа, Апас муниципаль районнарыннан 10 конкурсант катнашты.