ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасының 23 илдә һәм 14 партнер илдә укучылар грамоталылыгы буенча нәтиҗәләр кимеде, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк.

13-16 гыйнварда җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.

Татарстан башкаласында «Казанның театраль урамнары» республика видеороликлар конкурсына гаризалар кабул ителә, бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Алар жюри хөкеменә оештыручылар тәкъдим иткән темаларның берсенә төшерелгән видеороликларын тәкъдим итәргә тиеш булачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм төрле бүләкләр тапшырылачак.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия мәктәпләрендәге сыйныф җитәкчеләре ай саен 5 мең сум өстәмә акча ала башлаячак. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

Башлангыч сыйныф укучылары түләүсез кайнар аш белән бу өлкәдә мәктәпләрендә техник әзерлек булган төбәкләрдә 2020 елның 1 сентябреннән, бөтен ил буенча  - 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча тәэмин ителәчәк, дип белдерде Россия президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында.

Укучыларга снюслар һәм организмга зарарлы матдәләрнең зыянын аңлату өчен, шулар белән элек мавыгып авырган кешеләр белән очраштыру кирәк. Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шул фикердә. Бу хакта ул туган телдә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп директорлары һәм методистлары катнашында 2нче лицей-интернатта узган киңәшмәдә әйтте.

Урта һөнәри белем оешмаларына баручылар анда горурланып керергә тиеш. Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шул фикердә. Бу хакта ул 2нче лицей-интернатта узган киңәшмәдә әйтте.

2020 / 21 елда Россиядә укучыларны сайлап алуда катнашу өчен мәгълүмат системасында чит ил кешеләрен рәсми теркәү башланды, - дип хәбәр ителә Мәскәү ватандаш йорты сайтында.

Яндекс.Репетитор сервисында математика буенча БДИга әзерлек дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итүче тест барлыкка килде. Яңа инструмент ярдәмендә мәктәп укучылары предмет буенча үз белемнәрен бәяли һәм тагын нинди юнәлештә белемнәрен арттырырга кирәклеген ачыклый алачак.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

15 гыйнварда  2нче лицей-интернатта милли мәгариф өчен җаваплы методистлар һәм туган телдә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп директорлары өчен киңәшмә узды. «Милли мәгариф өлкәсендәге проблемалар чишелешен тиздән кул куелачак ФГОСларда күрәчәкбез», — диде Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов журналистларга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International